2022 елның 28 июлендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Арча шәһәрендәге яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Дүрт катлы йорт төзелеше 2022 елның мартында башланган. Аның кирпеч бинасының гомуми мәйданы – 2335,70 кв. м. Гомуми мәйданы 1653 кв. м булган 28 фатир исәпләнә.
Төзүче һәм генподрядчы – шәхси эшкуар Гарифҗанов Рамил Илгиз улы. Техник заказ бирүче – «Арча төзелеш материаллары комбинаты» ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «Глобал Климат» ҖЧҖ.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе 2022 елның 14-27 июлендә булды. Актыккы тикшерү акты – кисәтүләрсез. Капиталь төзелеш объекты файдалануга тапшыруга әзер.