ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге «Прибрежный» торак комплексының 61/33 микрорайонында 3-нче номерлы торак йортта йомгаклау тикшерүе башланды. Төзелешнең 3 этабы инспекцияләнә.
Объектны төзүгә 2021 елның июнендә керешкәннәр. Җир асты өлеше булган кирпеч йортның мәйданы – 4313,50 кв. м, катлар саны – 5. Анда гомуми мәйданы 3536,80 кв. м булган 50 фатир бар.
Объектны төзүче – «СЗ Челны-Град Групп» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Казан финанс-төзелеш консалтингы» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «Зилант проект-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – шәхси эшкуар Агрусев Дамир Рамил улы.
Актыккы тикшерү нәтиҗәсендә ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш ТО ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Шуннан соң йорт файдалануга тапшырылачак.