Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Әлмәттә 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә йомгаклау тикшерүе уза.
Объект «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының бер өлеше булып тора һәм Татарстан Республикасы, Әлмәт муниципаль районы, Әлмәт шәһәре, Ринат Галиев ур., з/у 20 адресы буенча урнашкан.
Төзелешкә 2021 елның сентябрендә старт бирелгән. Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Өч катлы мәктәпнең җир асты өлеше булган бинасы мәйданы – 24625,22 кв. метр. Аның төзүчесе – Әлмәт муниципаль районының Мәгариф идарәсе. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Подрядчы оешма – «Грань» ҖЧҖ.
Проект нигезендә мәктәп типлаштырылган сыйныфлар, ике чынаяклы бассейн, әзерләү цехы булган 456 урынлы ашханә, рекреация зоналары, хезмәт, кулинария, кисү һәм тегү кабинетлары, агач остаханәсе, китапханә, заманча ут җиһазлары булган 560 урынлы актлар залы, ике спорт залы, башлангыч сыйныфлар өчен озынайтылган көн бүлмәләре, күп функцияле зоналар булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 27 июлендә «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексының тагын бер объектын төзү территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе башлана. Бу юлы ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Түбән Камада 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем мәктәбенең әзерлеген тикшерәчәк.
2024 елга Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында барлыгы шундый алты комплекс эшли башлар, дип планлаштырыла. ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланган проектның максаты – балалар рус, татар, инглиз телләрендә белем алачак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү үзәге моделен булдыру.