«Мәләкәс аръягы» торак районындагы йортлар саны арта

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР, Чаллы ш., В. Гостев ур., 55 йорт адресы буенча «Мәләкәс аръягы» торак районының 20-08 номерлы (төзелеш номеры) яңа күп катлы йортында актыккы тикшерү эшләре алып барыла.

Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Домкор» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ. Төзелешкә рөхсәт Чаллы шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән.

Тышкы инженерлык челтәрләре белән панельле йорт төзелеше 2020 елның декабрендә башланган булган. Бина белән җир асты өлеше субайлы фундаменттан тора. Түбә тибы – яссы. Аның мәйданы – 13211,40 кв. м. Анда 19 кат, гомуми мәйданы 8777,30 кв. м булган 179 фатир бар.

Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, төзелгән объектның проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда «Мәләкәс аръягы» торак районының 22-10 номерлы яңа йортында тикшерү тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International