Чаллыда яңа йортка йомгаклау тикшерүе бара

2022 елның 22 июле, җомга

Бу көннәрдә ТР ДТК инспекциясе Чаллы шәһәре, Медгородок районының Мәскәү проспектындагы 9/24 номерлы яңа йорт төзелеше территориясендә йомгаклау тикшерүен уздыра.

Тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре, шулай ук йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре торачак.

Тикшерү кысаларында санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшереләчәк.

Җир асты өлеше булган йорт төзелеше 2020 елның декабрендә башланган булган. Бинаның гомуми мәйданы – 12469 кв. м. Анда 19 кат, гомуми мәйданы 8735,80 кв. м булган 171 фатир бар.

Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Домкор» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ремпроект» ҖЧҖ.

Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, аңа проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International