ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казанның Идел буе районындагы Һади Такташ урамында урнашкан «Юстиция кварталы» биналары комплексына күчмә йомгаклау тикшерүе оештырылды.
«Юстиция кварталы» – ул заманча шәһәр тирәлеге, анда Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше файдалана алырлык барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Уникаль объект төбәкнең барлык юридик җәмәгатьчелеге өчен аралашу, укыту һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданы, шәһәрнең иҗтимагый тормышына җәлеп итү ноктасы булачак.
Төзелешнең гомуми мәйданы – 2954,60 кв. м. «Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ документлары нигезендә объект Граждани инициативаларны үстерүгә ярдәм итү үзәген (ЦСРГИ), Юстиция министрлыгы офисын, юридик ярдәм үзәген, күргәзмә заллары булган офис бинасын, хокукый ярдәм үзәген һәм әвеслекле автотукталыш урынын үз эченә ала.
Биналарда структур бүлекчәләрнең эш урыннары (кабинетлар, офислар), килүчеләрне кабул итү өчен кабинетлар, конференц-заллар, архив, күргәзмә заллары, волонтерлар өчен бүлмәләр урнаштыру каралган.
Территориядә шулай ук хезмәткәрләр һәм килүче кешеләрнең автомобильләре өчен парковка зонасы каралган. Якын-тирә территорияне төзекләндерү газон, агач һәм куаклар утыртуны үз эченә ала.
«Юстиция кварталы» биналар комплексын төзүче булып «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КО тора. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.