«Сандугач» торак комплексында социаль ипотека буенча тагын өч йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 20 июлендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районының «Сандугач»  торак комплексында торак булмаган бина белән яңа № 2-6-1, № 2-6-2,  № 2-6-3 (төзелеш номерлары) йортларга проект документларының туры килүе турында бәяләмәләр бирелде.

Күптән түгел объектлар территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүләре тәмамланды. Йомгаклау тикшерүләре актларында закон бозу очраклары теркәлмәде.

Яңа торак төзелеше объектлары «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм хәзерге вакытта файдалануга тапшыру өчен әзер, дип хәбәр итә ведомство җитәкчесе В.А. Кудряшов.

Йортлар – панельдән, ун катлы. № 2-6-1 йортта – 72 фатир, № 2-6-2 һәм № 2-6-3 йортларның һәркайсында 108әр фатир бар.

Йортларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районының «Сандугач» торак комплексында яңа № 2-1-1, № 2-1-2,  № 2-1-3, № 2-5-1, № 2-5-2, № 2-5-3 йортлар проект документларына туры килү турында бәяләмәләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International