ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәренең 64 микрорайонында тышкы инженер челтәрләре булган 64-07 номерлы яңа торак йортка (төзелеш номеры) күчмә йомгаклау тикшерүе оештырылды. Төзелешнең 3 этабы инспекцияләнә.
Тикшерү предметы булып проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торачак.
Балалар мәйданчыкларын, подъезд юлларын һәм тротуарларны төзекләндерү, кече формаларны һәм коймаларны урнаштыру, вертикаль планлаштыру, саклагыч һәм җимешле үсентеләрен кулланып башкарылган яшелләндерү эшләре дә тикшерелергә тиеш.
Тикшерү кысаларында санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшереләчәк.
Йорт төзелеше 2020 елның декабрендә башланган. Анда 19 кат, гомуми мәйданы 10295,50 кв. м булган 265 фатир бар. Объектка бирелгән почта адресы: Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Виктор Поляков ур., 9А йорт.
Аны төзүче – «Новое Поколение» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроектсервис» ҖЧҖ.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.