2022 елның 20 июленнән 2 августына кадәр ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнбатыш территориаль органы инспекторлары Зеленодольск муниципаль районының Яңа Тура авылында биш катлы торак йортлар комплексы территориясендә булачак.
Бу көннәрдә йомгаклау тикшерүе барышында яңа 6, 7, 8, 9 номерлы йортлар тикшереләчәк.
Объектлар төзелеше 2021 елның апрелендә башланган. Барлык яңа йортлар да кирпечтән. Аларның һәркайсында гомуми мәйданы 2360,80 кв. м булган 55 фатир бар.
Объектларны төзүче – «Стройрезерв» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Волгопродмонтаж-Наладка» фирмасы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лэнд» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Профи» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 31 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Яңа Тура авылында урнашкан 4 һәм 5 номерлы 58 фатирлы торак йортларның проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирелгән иде.