Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016–2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты «Коммерциясез оешманың һәм дәүләт хакимияте органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» конкурсларын уздыра.
► Гаризалар 2022 елның 14 августына кадәр кабул ителә.
Конкурслар, аларны уздыру сроклары, конкурсларда катнашучыларга, катнашу заявкасының формасына һәм анкетага карата таләпләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru/) урнаштырыла.