Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Көек авылында өч яңа торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең уңай йомгаклау тикшерүләре узды. Алар ярашлылык турында бәяләмә алу ныһәм файдалануга тапшыруны көтә.
2022 елның 18 июлендә Көек авылыннан төньяк-көнбатышта урнашкан «Яшьлек» микрорайонында төзелешнең II чиратын тикшерү тәмамланды. 21, 24, 25 номерлы күпфатирлы йортлар тикшерелде. Барлык өч объект та дүрт катлы, чисталап төзекләндерелгән. 21 номерлы йортта – 45 фатир, 24 номерлы йортта – 60, 25 номерлы йортта – 75.
Йортларны төзүче – «Бриз» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ. Генподрядчы – «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Садака» ҖЧҖ. Проектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.
Белешмә: «Яшьлек» микрорайоны эконом класслы азкатлы күпфатирлы торак йортлардан тора. Яшелләндерелгән территориядә халык өчен билгеләнгән участок чикләрендә балалар мәйданчыклары, спорт мәйданчыгы һәм кунак автостоянкасы төзекләндереләчәк. Көек елгасы ярында парк зонасы планлаштырыла.