Җәйге чорда COVID-19 профилактикалау турында

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәрткәнчә, чикләүләрнең күп өлешен юкка чыкты һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санын кискен артмаса да, җәйге чорда COVID-19 таралу куркынычы саклана.

Шуңа бәйле рәвештә гади саклык чаралары турында онытмаска киңәш итәбез. Бу чаралар сезгә, дусларыгызга һәм якыннарыгызга башка респиратор авырулар, шул исәптән грипп белән зарарлану куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

1. Үзегезне начар хис иткән вакытта, авыру билгеләре (томау, тамак авырту, баш, очлыклар авырту, ютәл, югары тән температурасы яисә бизгәк тоту, авыр сулыш алу, гомуми хәлсезлек) беткәнчегә кадәр, хәтта COVID-19 буенча тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе алынган очракта да, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуны киметегез.

2. Әгәр авырып китсәгез, өйдә калыгыз.

3. Үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәгез. Табиб чакыртыгыз! Сәламәтлегегезнең торышын күзәтегез. Әгәр сез авырый башлавыгызны һәм авыру билгеләренең арта баруын тойсагыз, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез, өйгә табиб чакыртыгыз һәм аның киңәшләреген тотыгыз. Дәваланыгыз һәм даруларны табиб билгеләве буенча гына кабул итегез.

4. Бүлмәләрне даими җилләтеп торыгыз (30 минут җилләтү яхшы). Бу профилактика чарасы үзегез башка кешеләр белән булган төрле урыннарда (көтү залы, эш урыны, өйдәге шәхси күрешүләр) йогышлану хәтәрлеген азайта. Кара-каршы тәрәзәләр бер үк вакытта ачык булып, үтәли җилләтеп алу иң нәтиҗәле санала. Даими ачык тәрәзәләр андый нәтиҗәне бирмиләр, чөнки кирәкле һава алмашын тәэмин итә алмыйлар.

5. Вакцинация ярдәмендә үзегезне авырудан саклагыз. Исегездә тотыгыз, һәр ярты ел саен COVID-19 каршы прививка ясарга киңәш ителә, чөнки әлеге начар авыруга карата көрәшү өчен иммунитетны тиешле дәрәҗәдә саклап тотарга кирәк.

6. Кулларыгызны юыгыз! Кулларны сабын белән юу гадәти һәм иртә яшьтән үк һәркемгә билгеле процедура, ул коронавирус йогышын профилактикалауның мөһим элементы булып тора һәм, чыннан да, сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.

7. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлек кулланырга киңәш ителә. Бу хроник чирләре булган, халыкның зәгыйфь категорияләре өчен аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International