Алабугада кәгазь җепселләрдән төргәкләү комплексы йомгаклау тикшерүе узды

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Алабугада кәгазь җепселләрдән төргәкләр җитештерү комплексына йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды. Яңа заводны «Хухтамаки» фин компаниясе төзегән. Аның гомуми мәйданы 8,3 мең кв. метрдан артып китә.

Завод түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Алабуга р-ны, «Алабуга шәһәре» МБ, «Алабуга» МИЗ территориясе. Аны төзүче – «Хухтамаки Алабуга» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «Милли инжиниринг корпорациясе» АҖ. Техник заказ бирүче – «ДПМ архитектура-инженер компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.

Объект төзелеше 2021 елның мартында башланган. Хәзерге вакытта аның буенча проект документларының ярашлылыгы буенча бәяләмә һәм объектны файдалануга тапшыруга әзерлек эшләре бара.

«Алабуга» МИЗ территориясендә яңа завод – кәгазь җепселдән йомырка өчен экологик куркынычсыз һәм биотаркала торган төргәк җитештерү проекты. Анда җитештерүнең фаразланган күләме – елына 211 млн төргәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International