Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

2022 елның 20 июлендә, 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак.

Тоташтыру өчен сылтама:

► https://zoom.us/j/94520389950?pwd=c1d3TkJBMHhhUitac3VxTGh3TGtxZz09

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте (алга таба – Яшьләр хөкүмәте) – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр иҗтимагый советы.

2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру конкурсы башланды. Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы икътисадның төрле тармакларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, яшьләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерүне арттыру максатыннан төзелә.

Билгеләнгән яшь киңәшчеләр, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә, профильле ведомстволарның министрлар урынбасарлары белән берлектә, Татарстан яшьләренә ярдәм итүнең тармак чараларына анализ ясаячак, шулай ук сайланган юнәлештә проект әзерләячәкләр һәм аны министрлык белән берлектә гамәлгә ашырачаклар. Яшьләр хөкүмәте әгъзалары өчен укыту, Россия төбәкләре һәм дөньяның башка илләре белән алмашу стажировкалары каралган.

Гаризаларны Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары/берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр тапшыра ала. 2022 елның 27 июленә кадәр Яшьләр хөкүмәте сайтында теркәлергә мөмкин: https://molpravrt.ru/.

Барлык сораулар буенча әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә:

► +7 (927) 407-92-32 – Гыймазова Зилә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе.

► https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3313235.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International