2022 елның 18 июлендә Казанның Совет районындагы Даурия урамындагы 46А номерлы торак йорт – яңа капиталь төзелеш объектына проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Йорт төзелеше 2021 елның мартында башланган. Янкорма биналары булган бинаның гомуми мәйданы – 13644 кв. м. Гомуми мәйданы 9165,20 кв. м. булган 155 фатир исәпләнә. Йорттагы секцияләр саны – 4. Катлар саны – 8-10.
Төзүче – «УнистройДом-3» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Казстрой» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «АПБ «Аркитект бай Унистрой» ҖЧҖ.
Йомгаклау тикшерүе 2022 елның 30 июненнән 11 июленә кадәр узды. Актыккы тикшерү акты – кисәтүләрсез. Капиталь төзелеш объекты файдалануга тапшыруга әзер.