2022 елның 15 июлендә «ТР Чаллы шәһәренең 59 микрорайонында 59-25 күп катлы торак йорт» дип аталган яңа капиталь төзелеш объектына проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирелде.
20 катлы йорт төзелеше 2020 елның сентябрендә башланган. Аның бинаның җир асты өлеше белән гомуми мәйданы – 13729,20 кв. м. Гомуми мәйданы 7778,30 кв. м. булган 195 фатир исәпләнә.
Аны төзүче – «ИнвестЧелныЯр» МТ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Стройпроект Инжиниринг» ҖЧҖ.
Йомгаклау тикшерүе 2022 елның 29 июненнән 12 июленә кадәр узды. Актыккы тикшерү акты – кисәтүләрсез. Капиталь төзелеш объекты файдалануга тапшыруга әзер. Аңа бирелгән почта адресы: Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 74В.