Чаллыда реконструкцияләнгән күп катлы парковка ярашлылык турында бәяләмә алды

2022 елның 15 июле, җомга

2022 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, 59 микрорайон тер., Мәскәү проспекты адресы буенча урнашкан «1 катта торак булмаган биналар белән күп катлы парковка. Реконструкция» объектына проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Реконструкцияләнгән күп катлы парковка бинасының гомуми мәйданы – 5214,80 кв. м. Аны төзүче – «ИнвестЧелныЯр» МТ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Проект-Сервис» ҖЧҖ.

Йомгаклау тикшерүе 2022 елның 29 июненнән 12 июленә кадәр барды. Актыккы тикшерү акты – кисәтүләрсез. Капиталь төзелеш объекты файдалануга тапшыруга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International