2022 елның 15 июлендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районының «Сандугач» торак комплексында торак булмаган бина белән яңа № 2-1-1, № 2-1-2, № 2-1-3 (төзелеш номерлары) йортларга проект документларының туры килүе турында бәяләмәләр бирелде.
№ 2-1-1 йортта – 60 фатир, № 2-1-2 һәм № 2-1-3 йортларның һәркайсында 108әр фатир бар.
Төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.
Яңа торак төзелеше объектлары «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм хәзерге вакытта файдалануга тапшыру өчен әзер.