Ялтау авылы янында 400 башка исәпләнгән сөт-товар фермасы ярашлылык турында бәяләмә алды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы, Лениногорск муниципаль районы, Ялтау авылы янында урнашкан 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасындагы капиталь төзелеш объектына ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Туннель вентиляциясе системасы булган ферма структурасында 1 номерлы сыер абзары, саву-сөт блогы, күчмә галерея, КНС (канализация насос станциясе), тирес саклау урыны бар.

Ферма төзелеше 2021 елның июлендә башланган булган. Бер катлы бинаның гомуми мәйданы – 6233,90 кв. м. Аны төзүче – «Август-Лениногорск» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СК «АГРОБАУ АРСК» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «СК Агробау» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «МКР» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясенең йомгаклау тикшерүләре 2022 елның 27 июненнән 7 июленә кадәр барды. Актыккы тикшерү акты – кисәтүләрсез. Капиталь төзелеш объекты файдалануга тапшыруга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International