2022 елның 14 июлендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районының «Сандугач» торак комплексында торак булмаган бина белән яңа № 2-5-1, № 2-5-2, № 2-5-3 (төзелеш номерлары) йортларга проект документларының туры килүе турында бәяләмәләр бирелде.
Шушы көннәрдә объектлар территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүләре тәмамланды. Тикшерү актларында бозулар юк. Йортлар – панельдән, ун катлы. № 2-5-1 йортта – 72 фатир, № 2-5-2 һәм № 2-5-3 йортларның һәркайсында 108әр фатир бар.
Йортлар проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килә, дип билгеләнә.
Йортларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.
Яңа торак төзелеше объектлары «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм хәзерге вакытта файдалануга тапшыру өчен әзер, дип хәбәр итә ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов.