2022 елның 28 июнендә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан гамәлдәге законнар үтәлешен тикшерү нәтиҗәләрен карау турында.
2. ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре һәркем файдалана алырлык мәгълүматны, шулай ук үзләрен идентификацияләү мөмкинлеген бирә торган белешмәләрне урнаштырган сайтлар һәм (яки) сайт битләренең адреслары турында белешмәләр тапшыру нәтиҗәләре турында.
3. Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында, вазыйфа биләү коррупция куркынычына бәйле булган вазыйфалар исемлеге нигезендә белешмәләр тапшыру нәтиҗәләре турында.
4. Гамәлдәге законнар нигезендә Инспекциянең рәсми сайтында үзләренең һәм гаилә әгъзаларының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүматлар бастырып чыгару турында.
5. Россия Федерациясе Президентының «Посейдон» коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасы һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 25.04.2022 ел, №232 Указын карау хакында.
6. ТР ДТК инспекциясендә вазыйфа биләү коррупция куркынычларына бәйле булган, вазыйфа биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырырга тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген актуальләштерү турында.
7. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүне һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән (12.03.2022 һәм 16.05.2022 торышына) «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларының бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингына контрольлек нәтиҗәләрен карау турында.
8. Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча комиссия утырышының 2022 елның 2 апрелендәге ПР-79 номерлы беркетмәсен карау турында.
9. Россия Федерациясе Президенты идарәсе тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясенең коррупциягә каршы законнарын куллануның актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдим итү рәвешендәге аңлатмаларга күзәтүне карау турында.
10. Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән бурычларны үтәмәгән, чикләүләрне һәм тыюларны үтәмәгән өчен дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләрен җаваплылыкка тарту тәҗрибәсенә карата актуальләштерелгән Күзәтүне (2.0 версия) карау турында.
11. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе әзерләгән «2021 елда Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап»ны карау турында.
12. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «2021 елга коррупциягә каршы мониторинг»ны карау турында.
13. Коррупциячел күренешләрне профилактикалау, шул исәптән мәнфәгатьләр каршлыгын кисәтү һәм җайга салу буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән чаралар күрү тәртибен һәм киңәшләрне карау турында.