2022 елның 27 июнендә Инспекциянең киңәшмәләр залында коррупциягә каршы тору өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләрне аңлату максатыннан семинар-киңәшмә узды.
Семинар барышында 2022 елда коррупциягә каршы тору турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр турындагы мәсьәләләр каралды:
1) 2022 елның 6 мартындагы 44-ФЗ номерлы федераль закон белән «Коррупциягә каршы тору турында»гы федераль законга 8.2 пункт өстәлгән, аның нигезендә, әгәр керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү барышында әлеге белешмәләрне тапшыру елыннан алдагы ел дәвамында (хисап чоры) әлеге белешмәләрне тапшырган затның (алга таба – тикшерелә торган зат), аның хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының банклардагы һәм (яки) башка кредит оешмаларындагы счетларына хисап чорында һәм аннан алдагы ике ел эчендә аларның җыелма керемен арттырып җибәрә торган күләмдә акча чаралары килсә, мондый тикшерүне уздыра торган затлар тикшерелә торган заттан бу акчаларны алуның законлы булуын раслый торган белешмәләрне таләп итәргә бурычлы.
Тикшерелә торган зат әлеге акчаларны алуның законлылыгын раслый торган белешмәләрне тапшырмаган очракта яки дөрес булмаган мәгълүматларны тапшырган очракта, тикшерү материаллары, аны гамәлгә ашыру турында карар кабул иткән зат тарафыннан, Россия Федерациясе прокуратурасы органнарына җибәрелә. Шуннан соң прокурор тарафыннан акчаларны алуның законлылыгын тикшерүне гамәлгә ашыру турында карар кабул ителә, аның нәтиҗәләре буенча, нигезләр булган очракта, аларны алуның законлы булуын раслый торган төгәл белешмәләр алынмаган акча өлешенә тигез булган күләмдәге акча суммасын Россия Федерациясе кеременә түләттерү турындагы гариза судка җибәрелә.
2) Коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Россия Федерациясе Президенты «Посейдон» коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасы турында» 25.04.2022 ел, №232 Указны имзалаган («Посейдон» ДМС).
Әлеге системаны куллану коррупциягә каршы эшчәнлектә катнашучыларның бердәм челтәренә берләшергә һәм алар башкара торган функцияләрне автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. «Посейдон» ДМС керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматларны кертү һәм анализлау өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллануны тәэмин итәргә, шулай ук коррупциягә каршы тору өлкәсендә тикшерүләр һәм башка чаралар уздыру процедурасын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук Указда федераль дәүләт органнарының, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт органнарының, «Сириус» федераль территориясенең гавами хакимият органнарының, Россия Банкының, дәүләт корпорацияләренең (компанияләренең) һәм башка оешмаларның «Посейдон» ДМС белән хезмәттәшлек итү зарурлыгы каралган.
Мәгълүмат системасына федераль дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт органнары, «Сириус» федераль территориясенең гавами хакимият органнары, Россия Банкы, дәүләт корпорацияләре (компанияләре) һәм башка оешмалар кушыла ала.
3) «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы һәм коррупциягә каршы ведомство программасы 2025 елга кадәр озайтылды.
Моннан тыш, дәүләт граждан хезмәткәрләрен коррупциячел хокук бозулар кылуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында эшкә яллаучы вәкиленә хәбәр итү тәртибе турында фикер алыштылар.
«Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 9 статьясы нигезендә, дәүләт хезмәткәре эшкә яллаучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына коррупциячел хокук бозулар кылуга этәрү максатларында мөрәҗәгать иткән барлык очраклар турында да хәбәр итәргә тиеш.
Дәүләт хезмәткәренең югарыда күрсәтелгән вазыйфаи (хезмәт) бурычын үтәмәве аны дәүләт хезмәтеннән азат итүгә яки аны Россия Федерациясе законнары нигезендә башка төр җаваплылыкка тартуга китерә торган хокук бозу очрагы булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында эшкә яллаучы вәкиленә хәбәр итү тәртибе 2022 елның 12 апрелендәге 54 номерлы боерык белән расланган.