2022 елның 15 июнендә Чаллы мэриясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең семинар-киңәшмәсе узды.
Аның эшендә ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов, җитәкче урынбасары Л.З. Фатыйхов, Хокукый эш һәм өлешле төзүне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Т.Р. Сәйфетдинов, капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы О.А. Закирова, Төньяк-Көнчыгыш һәм Көнчыгыш территориаль идарә хезмәткәрләре катнашты.
Чарага Чаллы шәһәренең ИК МБ, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Алабуга, Зәй муниципаль районнары, республика предприятиеләре – төзүчеләр, техник заказчылар, подрядчылар, проектлаучылар, шул исәптән «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ хезмәткәрләре катнашты.
Көн тәртибендә «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон һәм 2022 елда кабул ителгән башка законлы норматив актлар белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, ТР ДТК инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре; хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышуны да кертеп, мәҗбүри таләпләрне үтәү турында мәсьәләсе торды.
Семинар-киңәшмәне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе, президиум рәисе В.А. Кудряшов ачып җибәрде. Төп мәсьәлә буенча ТР ДТК Инспекциясенең хокукый эш һәм өлешле төзүне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов чыгыш ясады.