2022 елның 9 июнендә яңа капиталь төзелеш объекты – Зеленодольскта мәдәни үсеш үзәгенә (төзелеш адресы – Королев ур., з/у 17 йорт) проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Кешеләр күп була торган социаль-мәдәни-көнкүреш объектын төзи башлау датасы – 2021 елның июне. Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе тәмамланды. Хәзерге вакытта Зеленодольскта мәдәни үсеш үзәге файдалануга тапшыруга әзер.
Бер катлы бинаның гомуми мәйданы – 1616 кв. м. Биредә яшьләрнең иҗади үсеше өчен бар да булдырылган. Мәдәни һәм бәйрәм чаралары өчен актлар залы, бию залы, вакытлыча экспозицияләр залы, уку сыйныфлары, гардероб һәм башка бүлмәләр бар. Төзекләндерелгән территориядә автостоянка урнашкан.
Объектка техник заказ бирүче һәм төзүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ. Подрядчы – «АМР Девелопмент» ҖЧҖ.