Казанда «Лето» торак комплексында яңа йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 9 июнендә Казан шәһәренең Совет районындагы «Лето» торак комплексында яңа капиталь төзелеш объектына – 1 нче номерлы йортка (төзелеш номеры) проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Константиновка авылында урнашкан «Лето» торак комплексы объектын төзи башлау датасы – 2020 елның сентябре. Аны тәмамлау датасы – 2022 елның мае. Бинаның терәк һәм киртәләү корылмаларның материаллары – кирпеч. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы. Бинаның гомуми мәйданы – 21092 кв. м. Гомуми мәйданы 12621,60 кв. М булган 210 фатир исәпләнә. Катлар саны – 6дан 9га кадәр. 2894,45 кв. м мәйданлы җир асты автостоянкасы бар.

Торак йортны төзүче – «Стройсервис-1» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Строй Инжиниринг» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Аркитект бай Устрой» архитектура-проект бюросы» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, элек «Лето» торак комплексында 7 номерлы яңа йорт ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе узган иде, һәм 2022 елның 31 маенда аңа ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Әлеге торак комплекста урнашкан объектлардан тыш, ведомство тикшерүләре программасында тагын ике йорт – 249 фатирлы 2 һәм 214 фатирлы 6 йорт бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International