«Салават Күпере» торак районындагы 4-4 номерлы яңа йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

2022 елның 8 июнендә Казанның «Салават Күпере» торак комплексында торак булмаган бинасы белән Нурихан Фәттахов урамындагы 4-4 номерлы яңа йортка (төзелеш адресы) проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Шушы көннәрдә объект территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе тәмамланды. Тикшерү актында хокук бозулар теркәлмәде.

Йорт проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килә, дип билгеләнә.

Казанның Киров районында торак йорт төзелеше 2019 елның февралендә башланган булган. Бина 19 катлы, анда 340 фатир бар. Бүгенге көндә капиталь төзелеш объекты Илһам Шакиров проспекты, 17 адресы буенча теркәлгән.

Төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «ГрэйтСтрой» ҖЧҖ.

Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.

Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм хәзерге вакытта файдалануга тапшыру өчен әзер, дип хәбәр итә ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International