«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ юлын төзү өчен ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2022 елның 3 июне, җомга

2022 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы территориясендә ПГУ-ТЭС егәрлек бирү схемасының 3 этабын төзегән өчен төзүче – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Әлеге этап составына җир өслеген, «юл киеме»н, каршы килүче автотранспортның күчеш урыннарын, күпер кичүен, ясалма корылмалар төзү, юлны төзекләндерү, хәрәкәт иминлеген оештыру һәм башкалар кертелгән.

Юл төзелеше 2020 елның февралендә башланган булган һәм агымдагы елның маенда тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International