ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Киров районы Залесный бистәсендә урнашкан «Залесный Сити» торак комплексында ике яңа йортта актыккы тикшерү эшенә кереште.
3-1 һәм 3-2 номерлы (төзелеш номерлары) төзелеш чиратларының 3 номерлы торак йортлары тикшерелә. Аларны төзүче – «Залесный Сити» ҖЧҖ. Яңа төзелешләрнең һәрберсендә – 264 фатир, икесендә дә катлар саны – 25.
Өлешле төзү объектлары 2019 елның гыйнварында төзелә башлаган һәм хәзерге вакытта тәмамланган. Йортлар югары әзерлек дәрәҗәсендә. Йомгаклау тикшерүләре нәтиҗәләре буенча, кисәтүләр булмаса, аларга ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.