Контрольлектәге затларга консультация бирү турында

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле контрольлектәге затлар!

Сезнең игътибарга түбәндәге мәгълүматны җиткерәбез.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 15 декабрендәге 1232 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 248-ФЗ номерлы федераль законның 50 статьясы нигезендә консультация бирелә.

Консультация инспектор тарафыннан телефон аша, видео-конференц-элемтә аша, шәхси кабул итү яки профилактик чара, контрольлек (күзәтчелек) чаралары үткәрү барышында башкарыла.

Консультация бирү түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:

а) төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча;

б) вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирү тәртибенә бәйле мәсьәләләр буенча.

Телефон буенча, видео-конференц-элемтә аша консультация бирү кварталга кимендә бер тапкыр план-график нигезендә алып барыла, аның белән ТР ДТК инспекциясе сайтында танышырга мөмкин, әлеге сылтама буенча узарга кирәк:

► https://gsn.tatarstan.ru/programmi-profilaktiki-narusheniy-obyazatelnih.htm

(«Консультация бирүнең план-графигын раслау турында» 2022 елның 11 маендагы 71 номерлы боерык)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International