ТР ДТК инспекциясенең төп офисында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс узды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 2 июнендә ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов рәислегендә ведомствоның төп офисында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Конкурс комиссиясе составына Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, Инспекция җитәкчесе урынбасары Э.В. Нигъмәтуллин, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (Конкурс комиссиясе секретаре), бәйсез экспертлар – Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелештә җитештерү технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов керде.

Аттестацияләү кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тестын уздылар. Икенче этапта алар ТР ДТК инспекциясенең Большая Красная урамы, 15/9 йорт адресы буенча урнашкан төп офисында һөнәри яраклылык өчен имтихан тапшырды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсенең юридик бүлегенә, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль органга вакантлы вазыйфалар биләүгә кандидатлар каралды. 

Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International