ТР ДТК инспекциясе Bicotex заводының үзгәртеп корылган корпусында актыккы тикшерү эшләрен уздыра

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

ТР ДТК инспекциясе синтетик җепләр, тукымалар һәм алардан эшләнмәләр җитештерү буенча  Bicotex заводының үзгәртеп корылган корпусында актыккы күчмә тикшерү эшләрен уздыра. Ул Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре, Первопроходцы ур., 7Б йорт адресы буенча урнашкан.

Bicotex заводының җитештерү цехын реконструкцияләү 2021 елның мартында башланган. Хәзерге вакытта ул тәмамлану стадиясендә. Объектны төзүче – «Бикотекс» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ИТЦ Союз» ҖЧҖ. Генподрядчы – «СК «Арконт» ҖЧҖ.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү буенча әзерлек эшләре, аның фундаментын, җир өсте өлешендәге конструкцияләрен көчәйтү, төп төзелеш конструкцияләрен торгызу, инженер-техник тәэмин итүнең сыйфатын үзгәртү буенча эшләр тикшерелергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Bicotex – микрофибра җитештерү буенча Россиядә беренче тулы цикллы завод. Ул FMCG базарының (ингл. Fast Moving Consumer Goods – тиз әйләнешле кулланучы товарлары) төрле категорияләре өчен җеп, тукыма һәм әзер эшләнмәләр җитештерә. Bicotexның барлык продукциясе, сыйфат буенча илкүләм стандартларны саклап, Европа җиһазларында җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International