Әлмәттә «Бушидо Парк»та актыккы тикшерү уза

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәттә төзелә торган «Бушидо Парк» (Bushido Парк) күңел ачу комплексында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең көньяк-көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан тикшерү үткәрелә. Ул Төзүчеләр проспекты, 51 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Кешеләр күп була торган объектның мәйданы – 3534,40 кв.м. Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Шешмаойл» АҖ. Генераль подрядчы – «Шешмастройсервис» АҖ.

Объект төзелеше 2021 елның июленә туры килә һәм шушы көннәрдә тәмамланган. Бу көннәрдә төзелешнең беренче этабы тикшерелә. Чиратларның барлык саны – ике.

«Бушидо Парк» балалар күңел ачу үзәге алты зур үтә күренмәле гөмбәздән тора, алар үзара кичүләр белән тоташканнар. Балаларга да, аларның әти-әниләренә дә, төзүчеләр фикеренчә, ул бик ошарга тиеш: заманча, ышанычлы, уңайлы, матур дизайнлы. 

Килүчеләргә биш катлы балалар лабиринты, кызыклы аттракционнар (мәсәлән, аэрохоккей), батут зонасы, баулар паркы, япон һәм Европа кухнялары булган фуд-корт, Black Star Burger  тиз туклану Россия рестораннары челтәре продукциясе булган күңел ачу программасы һ.б. тәкъдим ителәчәк.   

Капиталь төзелеш объекты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, ул проект документларының туры килүе турында бәяләмә алачак һәм файдалануга тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International