2022 елның 31 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 500 кВ «Щёлоков» подстанциясендә үзгәртеп корылган ОРУ-110 кВ объектына проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы территориясендә урнашкан 500 кВ «Щёлоков» подстанциясендә ачык 110 кВ бүлү җайланмасы төзүнең 1 этабы актыккы тикшерүне уңай нәтиҗә белән узды. Капиталь төзелеш объектын үзгәртеп кора башлау апрель аенда башланган булган һәм май урталарында тәмамланган да.
Ачык бүлү җайланмасы блоклардан җыела. Ачык бүлү җайланмасы блокларының саны һәм тибы номиналь көчәнешкә һәм подстанциядә электр тоташтыруның төп схемасына бәйле рәвештә сайлана. Блокларны яңа подстанцияләр төзегәндә дә, ачык бүлү җайланмасын үзгәртеп корганда да кулланырга мөмкин.
500 кВ «Щёлоков» подстанциясендә ОРУ-110 кВ төзетүче булып «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы «Төзелә торган объектлар дирекциясе» тора. Генераль подрядчы – «КЭР-Промстрой» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «КЭР-Инжиниринг» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 15 маенда Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм «Челтәр компаниясе» ААҖ Директорлар советы карары белән «ПС 500 кВ Елабуга» яңа эре энергетика объекты «ПС 500 кВ Щелоков» дип үзгәртелде. «Алабуга» МИЗ территориясендә подстанцияне тантаналы рәвештә 2015 елның июлендә ачтылар. Энергетика объекты үз исемен Татарстанның күренекле энергетигы Юрий Щёлоков хөрмәтенә алган. Бу бик югары технологияле объект. Аннан башка Кама сәнәгать узелын күз алдына да китереп булмый: бу – «Алабуга» МИЗ, Түбән Кама, Чаллы, Менделеевск.