Чаллыда 128 фатирлы яңа йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан тикшерү уздырыла

2022 елның 31 мае, сишәмбе

ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Чаллының 60нчы микрорайонында яңа йортта актыккы тикшерү эшләренә кереште.

Әхмәтшин урамы буенча 128 фатирлы торак йорт тикшерелә. Фатирларның гомуми мәйданы – 7320,30 кв. м. Җир асты өлеше булган барлык бинаның мәйданы – 10573,30 кв. м. Катлар саны – 17. Йортның техник заказчысы һәм генподрядчы –  «СМК «РОСТ» ҖЧҖ. Төзүчесе – «Свой дом» ҖЧҖ.

Өлешле төзелеш объекты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтүләр булмаса, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International