Казан шәһәрендә Гадел Кутуй урамы буенча урнашкан яңа йортта йомгаклау тикшерүе тәмамлана

2022 елның 27 мае, җомга

Казанның Совет районында Гадел Кутуй урамындагы 110 номерлы торак йортта (төзелеш номеры – 1) ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе уздырыла.

Объектны төзи башлау датасы – 2021 елның феврале. Бинаның алып баручы һәм киртәләп тотучы конструкция материаллары – кирпечтән өелгән монолит каркас, фасады җылытыла һәм вентиляцияләнә торган. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы. Бинаның гомуми мәйданы – 14060,40 кв. м. Катлар саны – 19. Гомуми мәйданы 9407 кв. м. булган 208 фатир исәпләнә.

Торак йортны төзүче – «Стройсервис-2» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Аманат» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Армида» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 26 маенда Казан шәһәренең Гадел Кутуй урамы буенча 110е номерлы 208 фатирлы 19 катлы йортка (төзелеш номеры – 2) һәм 292 машина урынына исәпләнгән күп дәрәҗәле автостоянкага проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International