Чаллыда 16 катлы яңа йорт файдалануга тапшырылды

2022 елның 27 мае, җомга

2022 елның 27 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге ЗЯБ бистәсендә төзелеш номеры 14/01 булган күпкатлы торак йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Йортны төзүче –  «ЗябСтройКомплекс» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ПСК «Модуль» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль-Сервис» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Энергогражданпроект» ҖИ ҖЧҖ.

Яңа капиталь төзелеш объектының мәйданы – 9400 кв. метр. Кирпеч йортта 16 кат бар. Анда гомуми мәйданы 6651,60 кв. метр булган 179 фатир бар.

Торак йорт төзелеше 2020 елның июнендә башланган булган. Ике ел дәвамында төзелеш эшләре күләме 38188,80 куб. метр тәшкил иткән, шул исәптән җир асты өлешендә – 1905 куб. метр. Инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен монтажлау, бизәкләү эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре агымдагы елның апрелендә тәмамланган.

Хәзерге вакытта «Чаллы шәһәре, ЗЯБ поселогы, Низаметдинов урамы, 7Б йорт» почта адресы буенча өлешле төзелеш объекты файдалануга тапшыру өчен әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International