Россия Төзелеш комплексының рәсми сайты эшли башлаган

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш комплексының рәсми сайты https://stroi.gov.ru/ эшли башлаган. Бу хакта РФ Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы утырышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр иткән.

Россия Төзелеш комплексы сайты РФ Хөкүмәте, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Торак өлкәсендә үсеш институты ДОМ.РФ ярдәме белән булдырылган.

«Төзелеш тармагы хәзер күләмле трансформация этабын уза, һәм һәр кызыксынган оешма барлык үзгәрешләрне оператив рәвештә күзәтеп бара һәм, аларны гамәлдә куллана алсын өчен, хакимият органнары һәм бизнес арасында турыдан-туры диалог урнаштыру һәм аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү мөһим. Мәгълүматларның ачыклыгы һәм вакытында алынуы – эш өчен мөһим өлешләр, алар аны уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк», – дип ассызыклаган Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин.

Яңа мәгълүмат мәйданчыгы – төзелеш комплексы һәм ТКХ стратегиясен тормышка ашыру һәм илкүләм максатларга ирешүне мониторинглау инструменты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International