Алабугада яңа йорт тикшерү уза

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

ТР ДТК инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Алабуганың «Танайка» торак районында яңа йортта йомгаклау тикшерүенә кереште.

Йортны төзүче – «Кама-Сервис» ҖЧҖ. Проектлаучы – «УНиК°» ҖЧҖ. Техник күзәтчелекне «Мамадышстрой» ЯАҖ башкара.

Йорт – кирпечтән, өч секцияле, җир асты өлеше бар. Анда өч кат, гомуми мәйданы 1568,60 кв. метр булган 36 фатир бар. Йортка түбәндәге адрес бирелгән: Алабуга шәһәре, Сөембикә ур., 38 йорт.

Капиталь төзелеш объекты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтүләр булмаса, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International