«Алабуга» СҖТ МИЗ «Синергия» индустриаль-технологик паркының 8 нче корпусында күчмә йомгаклау тикшерүе уза. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 63,30 кв. метр мәйданлы бер катлы объект төзелешенең 6 нчы этабын тикшерә.
«Синергия» индустриаль-технологик паркының 8 нче корпусын төзүче – «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ. Проектлаучы һәм генераль подрядчы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.
Хәзер объект әзерлек стадиясендә. Белгечләр башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең барышын проект документациясе һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туры килүен тикшерә. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә үтемле шартлар тәэмин итү, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше дә тикшерелә.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Синергия» индустриаль-технологик паркы территориясендә урнашкан ПАН-прекурсор җитештерү буенча заманча заводның 3 нче корпусы тикшерелгән иде.
«Синергия» паркы Татарстанның Алабуга муниципаль районында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан.