Керемнәр һәм мөлкәт турында мәгълүмат

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 31 маенда 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында тәгаенләштерелгән мәгълүматларны тапшыру срогы бетә.

Дәүләт хезмәткәре үзе тапшырган белешмәләрдә кайсы да булса мәгълүматның чагылдырылмавы яки тулысынча бирелмәгән булуы яки хаталар булуы турында ачыкласа, ул билгеләнгән срок узганнан соң бер ай эчендә тәгаенләштерелгән белешмәләр тапшырырга хокуклы.

(Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-702 номерлы указы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва белдерүче гражданнарның керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруы турында нигезләмәнең 9 пунктының икенче абзацы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International