Шушы көннәрдә, 21-22 майда, «Идел Болгары юллары буйлап» дигән бишенче республика автойөреше булып узды. Чара Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Юбилейлы автойөреш «Чаллы – Биләр – Болгар – Казан Кремле – Раифа – Свияжск – Иннополис – Алабуга – Чаллы» маршруты буенча узды. Аны оештыручылар – «ТР Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең хәрби комитеты һәм «ТР Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы.
Автойөрештә катнашучылар мөселман мәчетләрендә, православие храмнарында, музейларда булдылар. Алар өчен күзәтү экскурсияләре, Татарстанның иҗтимагый оешмалары ветераннары белән очрашулар оештырылды. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Изге Болгар җыены» чарасы зур тәэсир калдырды.
21 майда Казанда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янындагы мәйданда «ТР Ветераннар союзы» РИО комитеты рәисе генерал-майор А.И. Бородин һәм республика Эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән очрашу булды. Автойөрештә катнашучыларның кайберләренә истәлекле медальләр тапшырылды.
Чаллыга кайтканнан соң «Ватан-Ана» һәйкәле янында митинг-реквий булды. Аның янына венок салдылар һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Автойөрештә көч структуралары ветераннары, хезмәт ветераннары, кадет мәктәпләре укучылары, яшь армиячеләр, суворовчылар катнашты. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте. Чараны оештыруда ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе З.Х. Фәрхетдинов (автойөреш җитәкчесе урынбасары), Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 4 нче бүлегенең өлкән белгече В.И. Максимов (автойөреш штабы җитәкчесе) һәм Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 5 нче бүлегенең өлкән белгече Н.В. Грачёва (автойөреш секретаре) актив эш уздырдылар.