«КамПИ» микрорайонындагы торак йортта актыккы тикшерү уза

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Чаллыда ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләренең чираттагы капиталь төзелеш объектына күчмә йомгаклау тикшерүе уза.

ТР, Чаллы шәһәре, Тынычлык пр-кты, XVIа торак районы. Блок Б-19 күпкатлы торак йорт» адресы буенча  «КамПИ» микрорайонында күпкатлы торак төзелеше» төзелеш объекты тикшерелә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан элек ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча чаралар үтәлеше тикшерелә.

Объектларны төзүче – «Инвестор» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроектсервис» ҖЧҖ.

Җир асты өлеше булган яңа йортта – 19 катлы, 8402,20 кв. м мәйданлы 208 фатир бар. Барлык бинаның гомуми мәйданы – 13153 кв. м. Объектның конструктив схемасы – җыелма һәм монолит тимер бетон каркаслы. Фундаменты – катнаш субай-плитәле. Колонналар, бүлгеләр, лифт шахталары – җыелма тимер-бетон. Ригельләр – җыелма һәм монолит тимер-бетон. Түбәсе, түшәме – яссы, эчке ягында су агызу җайланмасы булган төргәкле.

Капиталь төзелеш объектының төзелеше 2020 елның ноябрендә башланган булган. Хәзер ул югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International