Өч капиталь төзелеш объекты ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 12 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанда һәм Әлмәттә реконструкцияләнгән ике капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәләре бирелде. Документ шулай ук Чаллыдагы яңа торак йортка да бирелде.

Ярашлылык бәяләмәсен Казанның Большая Красная һәм Жуковский урамнары киселешендә урнашкан Л.А. Колодкина өе алды. Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, 1913 елга кадәр ул дворянка Людмила Колодкинаныкы булган. Шунысы кызык, монда 1916–1926 елларда күренекле татар язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Әмирхан яшәгән. Йорт Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкәрләре) бердәм дәүләт реестрына региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты буларак кертелгән.                                                                          

2021 елның июнендә Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 122а йорт адресы буенча урнашкан административ бинаны реконструкцияләү эшләре башланган. Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләүгә рөхсәт Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан төзүче – «Титул» фирмасы ҖЧҖ бирелгән. Бинаның өч каты бар, аның мәйданы 516,10 кв. метр тәшкил итә. Эшләр барышында янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар башкарылган. Йомгаклау тикшерүеннән соң, объект уңай нәтиҗә белән ярашлылык турында бәяләмә алды.

Чаллы шәһәре, 15 микрорайон, А. Косарев исемендәге тыкрык адресы буенча урнашкан 15/12-2 номерлы торак йортка да ярашлылык бәяләмәсе бирелде.  Җир асты өлеше белән 10 катлы торак йорт төзелеше 2014 елның июлендә башланган булган. Барлык бинаның мәйданы – 4233,93 кв. м. Йортта гомуми мәйданы 3324,02 кв. м булган 60 фатир бар. Терәк һәм киртә корылмаларның материаллары – кирпеч. Фундамент тибы – субай нигезендә монолит тимер-бетон плитә. Түбә тибы – яссы. Йортны төзүче – «Ирида+» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Эксима» ҖЧҖ. Проектлаучы – Чаллы шәһәренең «Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте» МУП. Генераль подрядчы – «Мета-Строй» ТК ҖЧҖ. Төзелешкә рөхсәт Чаллы шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International