Алабуга шәһәре, Чаллы шоссесы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан 40 нчы номерлы АЗС әзерлек стадиясендә. Биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан әлеге объектта йомгаклау тикшерүе бара.
Автозаправка станциясенең бер катлы бинасы 135 кв. м мәйданлы. Аны үзгәртеп кора башлау 2021 елның июленә туры килә. Төзүче – «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖ, генераль подрядчы – «Нефтестройэнерго» ҖЧҖ.
Хәзерге вакытта юл буе төзелеше объекты тулысынча реконструкцияләнгән. Оператор бинасында тиешле товарлар кибете бар. Аның тирәсендәге территория төзекләндерелгән.
Тикшерелергә тиешле эшләр төзелешне оештыру проекты нигезендә билгеләнгән. Инженерлык системаларын, санитар-техник җиһазларны монтажлау, бизәү эшләре, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше һәм башкалар тикшерелә.
Инспекциянең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.