Түбән Камада кунакханәне үзгәртеп кору эшләренә йомгаклау тикшерүе

2022 елның 6 мае, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Түбән Камада Шинчылар проспектында урнашкан кунакханәне үзгәртеп кору буенча соңгы тикшерү бара.

Капиталь төзелеш объектын үзгәртеп коруга рөхсәт ТР Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан  бирелгән.

Кунакханә бинасы биш катлы, аның мәйданы – 6590,10 кв. м. Объектта эшләр 2020 елның гыйнварында башланган. Хәзерге вакытта алар тәмамланган һәм тикшерелергә тиеш.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә үтемле шартлар тәэмин итүне, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлешен тикшерәләр.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – Нәҗметдинова Рамилә Минәхсән кызы. 

Генераль проектлаучы – «Камстройпроект» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Ижпромтехмонтаж» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International