Бөек Җиңү турында хәтер бакчасы…

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

30 апрель көнне Питрәч муниципаль районы территориясендә Иске Шигали авылы янында агач утырту чарасы булды. Чара инде традициягә әйләнгән «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында узды. Аны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыгы оештырды.

Бөек бәйрәм – Җиңү көне әлеге урында газиз ватанны тагын да ямьлерәк итү һәм яшелләндерү теләге белән берләшкән кешеләр агач утырту чарасына җыелды. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, иң сөендергәне, аларның балалары да катнашты. Узган елның май аенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары көче белән Татарстанның Лаеш районы Вороновка авылы янында агачлар утыртылган иде.

Сүз уңаеннан, быел акция Казан янында һәм башка территорияләрдә – Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Дачный бистәсе һәм Биектау районының «Каменка» шифаханәсе янында узды. Ә Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе барышында Татарстан АССРда туып-үскән, Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнар истәлегенә 378 мең агач үсентесе утыртылды.  

Акциядә республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, башкарма комитетлар, учреждениеләр, оешмалар, муниципаль районнар предприятиеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм волонтерлар катнашты.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе илнең төп байлыкларының берсе булган Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатларында үткәрелә.

Күркәм миссия. Урман – безнең байлыгыбыз, матурлык, ә иң мөһиме – милләтнең сәламәтлеге…

Фото: ТР ДТК инспекциясенең Казан шәһәре буенча территориаль органы хезмәткәрләре Диас Вальщиков һәм Илнар Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International