Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Ул бөтен дөньяда бәхетсезлек очракларын һәм эш урыннарында авыруларны булдырмауга ярдәм итү максатларында үткәрелә.
Бу мәгълүмати-аңлату кампаниясе җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге һәм хезмәт эшчәнлеге белән бәйле имгәнүләр, авырулар һәм үлем очраклары саны артуга бәйле проблемаларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Дөньяның барлык төбәкләрендә дә хөкүмәтләр, һөнәри берлек оешмалары, эш бирүчеләр оешмалары һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге белгеч-гамәлчеләр Бөтендөнья көненә чаралар оештыралар. Россиядә 2022 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне 20 нче тапкыр уза.
2022 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненең төп темасы – социаль диалогның әһәмияте һәм хезмәтне саклау буенча уңай культура формалаштыру өчен барлык кызыксынган якларны җәлеп итү. COVID-19 пандемиясе вакытында хөкүмәтләрнең, эш бирүчеләрнең, хезмәткәрләрнең, сәламәтлек саклау органнарының һәм барлык кызыксынган якларның актив катнашында эшләүче ышанычлы хезмәтне саклау системасы булу бүгенге көндә дә нормаль хезмәт шартларын саклауда, хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Эш урыннарында хезмәтне саклауның уңай культурасы администрация дә, хезмәткәрләр дә куркынычсыз һәм сәламәт җитештерү тирәлеге белән тәэмин ителәләр, аны тәэмин итүгә көч куялар, дигән сүз.
1989 елдан башлап АКШта һәм Канадада «Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу көне» уздырылып килә иде. Аны һөнәри берлек оешмалары башлап җибәргән. Чара эш урынында һәлак булган яки имгәнгән хезмәткәрләргә багышланган иде. 2003 елда Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен гамәлгә куя.
Ел саен бәйрәм яңа девиз белән уза. Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә халыкара хәрәкәтләр, хакимият ярдәме белән, урам йөрешләре, митинглар, флешмоблар үткәрәләр. Анда катнашучылар хезмәтне саклау буенча закон актлары турында фикер алыша, хезмәт ияләрен яклау чараларын камилләштерү ысулларын тәкъдим итә. Уку йортларында тормыш иминлеге культурасын күтәрү буенча дәресләр уза. Телевидение һәм радиостанцияләр эфирында предприятиеләрдә хезмәтне саклауның торышы, һөнәри берлекләрнең аны тәэмин итү чаралары турында тапшырулар күрсәтелә.
Бәйрәм алдыннан Россиядә ел саен Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы уза. Чара барышында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, тренинглар, квалификация күтәрү курслары, эксперт консультацияләре, презентацияләр һәм күргәзмәләр оештырыла. Хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы белгечләрне дипломнар, медальләр һәм эштәге казанышлары өчен орденнар белән бүләкләү тантаналары оештырыла.