2022 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан шәһәре буенча территориаль органы офисында «ЕРКИНМ» ДМС мәгълүмат кертү» темасына «түгәрәк өстәл» оештырылды.
2021 елның 1 июленнән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 248-ФЗ номерлы федераль закон) үз көченә керү белән бергә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ЕРКНМ ФДМС) эксплуатациягә кертелде. Әлеге системаны булдыру зарурлыгы 248-ФЗ номерлы федераль законның 19 статьясында билгеләнгән.
Әлеге система контроль (күзәтчелек) органнары һәм Россия Федерациясе Прокуратурасы органнарының контроль (күзәтчелек) чараларын планлаштыру һәм килештерү өлешендә мәгълүмати хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән.
«Түгәрәк өстәл» кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең территориаль органнары тәҗрибә уртаклаштылар, көнүзәк сорауларга җаваплар бирелде. Аның эшендә ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов, территориаль органнарның җитәкчеләре һәм республика ведомствосы аппараты белгечләре катнашты.