Чаллыда «Мәләкәс аръягы» торак районының 27 нче микрорайонында В. Гостев урамында урнашкан яңа 7Б номерлы торак йортның 2 нче төзелеш этабында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү эшләре башланды.
Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ. Проектлаучы: «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ. Төзелешкә рөхсәт Чаллы шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән.
Панельле йорт төзелеше 2019 елның августында башланган булган. Җир асты өлеше булган бина 14164 кв. м мәйданлы. Анда 11 кат, 199 фатир бар. Фатирларның гомуми мәйданы – 10650 кв. м.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, аңа проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.