2022 елның 24 апреленнән 29 апреленә кадәр Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, Роспотребнадзор планы нигезендә бердәм иммунизация атналыгы узачак.
Чараның бурычы мәгълүмати-аңлату чаралары һәм адреслы коммуникация һәм мәгърифәтләү юлы белән вакцинация өчен иҗтимагый һәм сәяси булышлык күрсәтүдә кызыксынучанлыкны арттырудан гыйбарәт.
Бердәм иммунизация атналыгы-2022 үткәрү – ул министрлыклар һәм ведомстволарның уртак ведомствоара чаралары. Ел саен ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе актив мәгълүмати кампания үткәрү өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм башка ведомстволар белән хезмәттәшлек итә.
Республиканың муниципаль берәмлекләрендә, министрлыкларында һәм ведомстволарында Бердәм иммунизация атналыгы-2022 кысаларында чаралар оештыру планлаштырыла.